Бүген ДБУ «Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» базасында Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен «Кадрлар сәясәтенең төп коралы буларак һөнәри стандарт: яшьләр сәясәте өлкәсендә кертү һәм куллану практикасы» дип аталган квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Курсларда Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте учреждениеләреннән һәм муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 37 тыңлаучы белем алды. Агымдагы елның 12 декабрендә бу тема буенча бер көнлек семинар узачак.