Яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең республика конкурсы

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

"Яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең республика конкурсы» 4 номинация буенча: старт алды,

- социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар белән эшләү буенча нәтиҗәле практикаларны ачучы проектлар;

- аерым игътибар группасының балигъ булмаганнар белән эшләүгә юнәлдерелгән проектлар;

- балигъ булмаганнар арасында суицидларны профилактикалауга юнәлдерелгән проектлар;

- көч куллануны профилактикалауга, балигъ булмаганнарны криминаль төркемнәргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар.

Конкурс Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте органнары учреждениеләре базасында аеруча игътибар үзәгендә торучы балигъ булмаганнар белән эшләүнең нәтиҗәле формаларын һәм методларын ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 21 октябренә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: 2008kazan@mail.ru.

Конкурста җиңүчеләр 60 000 сум күләмендә акчалата премияләр алачак.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин http://rcmipp.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2034870.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International