Яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең 4 номинация буенча республика конкурсы старт алды:
- социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсен ачучы проектлар;
- игътибар группасының балигъ булмаганнар белән эшләүгә юнәлдерелгән проектлар;
- балигъ булмаганнар арасында суицидларны профилактикалауга юнәлдерелгән проектлар;
- Конкурс Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте органнары учреждениеләре базасында аеруча игътибар үзәгендә торучы балигъ булмаганнар белән эшләүнең нәтиҗәле формаларын һәм методларын ачыклау максатыннан үткәрелә. 
Бәйге 5 этапта үткәрелә:
I этап – сайлап алу этабы: 2019 елның 2 сентябреннән 21 октябренә кадәр. 
II этап – укыту этабы: 2019 елның октябрь – ноябре.
III этап-читтән торып: 2019 елның ноябре.
IV этап – проект этабы: 2019 елның декабре-2020 елның мае.
V этап – хисап этабы: 2020 елның июне.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 21 октябренә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: 2008kazan@mail.ru.
Конкурста җиңүчеләр 60 000 сум күләмендә акчалата премияләр алачак.
Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкинhttp://rcmipp.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2034870.pdf 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International